16+

“Зиланткон” балачакка сәяхәткә чакыра

Безнең һәрберебез күңелендә кечкенә, әле уеннар уйнап туймаган бала яши. Сизгәнегез бардык, кайвакыт бөтен тормыш мәшәкатьләрен онытып рәхәтләнеп бер чана, чаңгы шуасы яки комлыкта пәрәмәч пешереп уйныйсы килә. "Зиланткон" конвенты нәкъ менә уеннар уйнап туймаган олылар өчен үткәрелгән чара.

Безнең һәрберебез күңелендә кечкенә, әле уеннар уйнап туймаган бала яши. Сизгәнегез бардык, кайвакыт бөтен тормыш мәшәкатьләрен онытып рәхәтләнеп бер чана, чаңгы шуасы яки комлыкта пәрәмәч пешереп уйныйсы килә. "Зиланткон" конвенты нәкъ менә уеннар уйнап туймаган олылар өчен үткәрелгән чара.

"Зиланткон" Россиядә иң борынгы, ел саен үткәрелә торган конвентларның берсе. Беренче тапкыр ул 1991 елда оештырылган. Һәр ел саен ноябрь бәйрәмнәрендә фантастика, толкинистика һәм рольле уеннар яратучылар җыела монда. Тамашачыларны исә ул гаҗәеп тематик баллары, фехтования буенча турнирлары белән җәлеп итә. Фестивальнең ачылу тантанасы 5 ноябрьдә Ленин мәдәният сараенда 15.00 сәгатьтә була.

Конвентта быел беренче тапкыр футурология мәйданчыгы эшлиячәк. Монда исә киләчәк һәм аның белән бәйле фәлсәфәгә бирелгән кешеләр җыела. Рестлинг-шоу ярышы (театральләштерелгән сугыш, яки турнир) исә фестивальнең төп үзенчәлеге булачак.

Моннан 25 ел элек, әле фестивальнең башлангычында без шуның кадәр халык җыя алырбыз дип күз алдына да китермәдек. Инде чирек гасыр үтте, ә барысы да кичә генә булган шикеллек. Бу безнең КФУның "сковородка"сында туган идеябыз. Шундый төр уеннар булдырасыбыз килде, программа төзедек, ләкин ул зур чарага әйләнер дип күз алдыбызга да китермәдек, - диде "Зиланткон" уеннарына нигез салучы һәм аның почетлы президенты Андрей Ермолаев.

Быел фестивальгә элекеге Советлар Союзы илләреннән, Германия һәм Израильдән меңгә якын кеше киләчәк, республиканың үзеннән исә көн саен 600-700 кеше көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading