16+

Үзәк банк 1 сумнан да очсызрак тиеннәрне кирәксенми

"Российская газета" язганча, россиялеләр даими куллана торган тимер акчаларның барысы да диярлек Мәскәүдәге "монетный двор"да бастырылачак.

"Российская газета" язганча, россиялеләр даими куллана торган тимер акчаларның барысы да диярлек Мәскәүдәге "монетный двор"да бастырылачак.

Гознак генераль директоры Аркадий Трачук әйтүенчә, Петропавловск ныгытмасы меңләгән тонна металл күчереп йөртүгә җайлаштырылмаган. Шуңа да Санкт-Петербургтагы "монетный двор" кыйммәтле металлдан истәлекле тиеннәр чыгару белән шөгыльләнәчәк. Җитәкче искәрткәнчә, соңгы елларда тиеннәрне кулланучылар саны берничә тапкырга кимегән. "Үзәк банк 1 сумнан да очсызрак тиеннәрне бастыруга заказ да бирми. Дөрес, тиеннәргә иҗтыяҗ булганда, алар кулланылыштан чыкмаячак",- ди Аркадий Трачук.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading