16+

Әзәрбайҗан шигырьләре татарчага тәрҗемә ителде

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Әзәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» («Араз коймасы») китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Шигырьләрне татар теленә шагыйрь Рифат Сәлах тәрҗемә иткән. Аның үз шигырьләре дә Әзәрбайҗанда чыккан шигырьләр антологиясенә кертелгән иде.

Тантанага Әзәрбайҗаннан шагыйрь, Бөтендөнья төрки яшь язучылар берлегенең Киңәшмә шурасы башлыгы Әкбәр Гошалы белән шагыйрь, язучы, «Каспий» газетасының мөхәррире Фәрит Хөсәен килде.
Китапка кергән шигырьләрне ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан укыды. Кичәдә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, галим Фоат Галимуллин, ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллин чыгыш ясады. Роберт Миңнуллин Рифат Сәлахның оста тәрҗемә итүен билгеләп үтте.

Халыклар дуслыгы йортыннан Әзәрбайҗан милли автономиясе вәкилләренең әзәрбайҗанча ­җырлар башкарулары һәм биюләре, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов җырлары кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading