16+

Зәй егете Россия Президенты белән очрашты

Зәй егете Алексей Соколов бу көннәрдә Россия Федерациясе Президентының тантаналы кабул итүләрендә махсус чакыру буенча катнашты, дип яза "Зәй офыклары".

Зәй егете Россия Президенты белән очрашты

Зәй егете Алексей Соколов бу көннәрдә Россия Федерациясе Президентының тантаналы кабул итүләрендә махсус чакыру буенча катнашты, дип яза "Зәй офыклары".

Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлаган егет Алабугада Суворов хәрби уку йортында белем ала. Ә быел исә ул Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча Казан юридик институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Киләчәк һөнәрен хокук сагы белән бәйләргә теләгән егет яхшы укуы, хәрби юнәлештә белем алуы сәбәпле, Президент белән очрашуга Татарстаннан бердәнбер вәкил буларак барды.
Алексей хезмәт юлын Татарстанның җинаятьләрне ачу идарәсендә башларга җыена. Инде практика вакытларын әлеге идарәдә үткән егет, хезмәт юлын Россия Президенты белән очрашудан башлавын алгы көнгә зур стимул бирде, дип ассызыклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading