16+

Зәй районы фермеры илле башка исәпләнгән сыер фермасы төзи

Зәй районының Югары Лоҗи авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Хәбибуллин илле башка исәпләнгән сыер фермасы төзергә керешкән.

Зәй районының Югары Лоҗи авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Хәбибуллин илле башка исәпләнгән сыер фермасы төзергә керешкән.

Авыл эшкуары терлекчелек объектын «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча алынган грант акчаларына төзи, дип яза Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

Фермер хуҗалыгында 145 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 74 баш савым сыер, 108 баш сарык. «Элек мин хокук саклау системасында эшләдем, ә 2011 елда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә ният кылдым. Эшләп була кебек, - ди Илшат Хәбибуллин. - Сөт җитештерү җиңел түгел, әлбәттә, әмма табышлы бизнес. Базарда сөткә ихтыяҗ зур, шуңа күрә бу юнәлешне тагын да үстерәсем килә».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading