16+

Зәй янында һәлак булган баланың берсенә – 1, икенчесенә 14 яшь булган

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган.

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган.

Зәй янында һәлакәткә тарыган автобуста һәлак булган баланың берсенә - 1, икенчесенә 14 яшь булган, дип фаразлана. Бу хакта Россия Тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига урынында төрле фаразларны, шул исәптән йөк машинасы фараларының автобус йөртүчесе күзенә төшеп, һәлакәт килеп чыгу очрагын да карый.

Һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау эше бара. Суд-медицина һәм автотранспорт экспертизалары билгеләнгән.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне итеп игълан ителде.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading