16+

Зыян китермә. "Татмедиа"да пациентларның куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

17 сентябрьдә дөнья күләмендә пациент куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә.

17 сентябрьдә дөнья күләмендә пациент куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә.

Пациент куркынычсызлыгы дигәндә, медицина ярдәме күрсәтүнең имин шартлары; медицина тыкшынуларын үткәргәндә куркынычсыз техника куллану; медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле инфекцияләрне профилактикалау; дару препаратларын куркынычсыз куллану; мәгълүмат саклауны тәэмин итү; медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруның имин мохите күз алдында тотыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кушуы буенча, 2020 елның 20 октябреннән дарулар тәкъдим ителгән сайтларны  ныклап тикшерә башлаганнар. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Россия Федерациясендә теркәлмәгән дару препаратларын сатуга куйган 700дән артык сайт табылган, 600дән артык сайтның эшчәнлеген туктатканнар.

Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәмәдиев сүзләренчә, бүгенге көндә хастаханәләрдә пациентны кабул иткәндә, ике төрле идентификация буенча (ФИО һәм медицина картасы номеры буенча) браслет бирелә. Бу авыруның хәле авырлашканда яки адашып палатасын таба алмаганда тиз арада ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Пациентның төрле чирләре булу-булмавына карап, браслет төсләре аерыла икән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading