16+

Казанда тугыз катлы йорттагы янгыннан кечкенә баланы коткарганнар

Бүген 14.36 сәгатьтә коткаручыларга Ибраһимов проспектындагы 45 нче йорттагы янгын турында хәбәр килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте ачыклавынча, биш яшьлек малай өйдә  берүзе генә булган.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр җиһаз һәм тугыз катлы йортның дүртенче катындагы әйберләр янганын ачыклаган. Төтенләнгән фатирдан биш яшьлек малай коткарылган.

Янгын сүндерүчеләргә фатирның ишеген ачарга, шуннан соң балага махсус битлек кигезергә һәм аны урамга алып чыгарга туры килгән.  Баланың өйдә үзе генә булуы билгеле.
Утны 15.05 сәгатьтә сүндерә алганнар. Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән. Сәбәпләр билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading