16+

Ковидтан үлгән өч хатын-кызның берсенә бары 27 яшь булган...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр арта.

Ковидтан үлгән өч хатын-кызның берсенә бары 27 яшь булган...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр арта.

COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, республикада коронавирус инфекциясеннән 3 үлем очрагы расланган. Болар : 1939, 1947 һәм 1994 елларда туган хатын-кызлар.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. 
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2021 елның 24 июленә Россиядә коронавирустан 153095 кеше, шул исәптән тәүлек эчендә 799 кеше үлгән.

Әйтик, безнең ил башкаласы Мәскәүдә, COVID-19 дан тәүлек эчендә 105 кеше үлгән. Төньяк башкалада, Санкт-Петербургта 73 үлем очрагы теркәлгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading