16+

Коронавируска каршы вакцина кадаткан тулы бер гаилә вафат булган

Ни өчен тулы бер гаилә коронавируска каршы прививка ясатканнан соң вафат булган. Табиблар һәм тикшерүчеләр бу хакта нәрсә ди.

Ни өчен тулы бер гаилә коронавируска каршы прививка ясатканнан соң вафат булган. Табиблар һәм тикшерүчеләр бу хакта нәрсә ди.

Әнисе, әтисе һәм әбисе үлгәннән соң, яшүсмер бала ятим калган.

Узган атнада билгеле булганча, Краснодар краеның Иске Корсун станицасында яшәүче алтынчы сыйныф укучысы Аринаның әнисе, әтисе һәм әбисе вафат булган. Кыз укыган мәктәптә ятим балага ярдәм итү өчен акча җыя башлаганнар. Гаилә танышларының берсе журналистларга июнь ахырында бөтен гаилә "ЭпиВакКорона"вакцинасын кадаткан, ә бер атнадан аларның температурасы күтәрелгән һәм алар үзләрен начар хис итә башлаганнар, дип сөйләгән.
Бу вакыйга турында бөтен кешегә билгеле булгач, Россия сәламәтлек күзәтчелеге тикшерү башлануы турында белдергән. Шуннан бирле ведомстводан бернинди мәгълүмат юк.

«Барысы бергә вакцинацияләнергә карар кылдылар»
37 яшьлек Михаил, 36 яшьлек хатыны Лали һәм аның 59 яшьлек әнисе Рита Иске Корсунский станицасында яшәгән. 93.RU порталы чыганагы мәгълүматлары буенча, быел җәй гаиләнең бер әгъзасына бөерләрне күчереп утырту буенча операциягә керергә кирәк булган. Әмма хастаханәгә прививкаларсыз кабул итмәгәннәр. Ул вакытта гаилә бөтенесе бергә вакцинацияләнергә карар кыла. Июнь ахырында Михаил, Лали, Рита һәм тагын берничә туганнары Иске Корсун станицасының участок хастаханәсендә вакцина кадатканнар.

Михаилның сеңелесе Елена журналистларга сөйләгәнчә, абыйсы белән аның хатынында шикәр чире буенча медотвод булган. Моннан тыш, алар диализда булган. Прививкадан соң бер атна үткәч, гаиләнең барлык әгъзаларында температура күтәрелә, барысы да үзләрен начар хис итә башлыйлар. Баштан 36 яшьлек хатын, аның артыннан әнисе, ә аннары гаилә башлыгы да вафат булган. Хәзер больницада бабай һәм тагын бер әби дәвалана.
— Миша ковид госпиталендә ята иде, анда палата тулы үлгән кешеләр... Мин белешмә алу өчен килгәндә, анда бусага тулы кеше, алар барысы да вафат булган туганнарын бирүләрен көтәләр, 80ләп кеше булгандыр, - дип уртаклашкан Елена.

Бәлки, гаилә вакцинациягә кадәр коронавирус йоктыргандыр.
Михаил ковид госпиталендә дәвалануга карамастан, рәсми рәвештә аның авыруын расламаганнар. Моннан тыш, ул хатынының һәм әбисенең үлеме турында белгән - ул вакытта ир өендә булган.
- Бәлкем, ковид йоктырган гына булганнардыр, шул вакытта вакцина кадатканнардыр. Без вакцинаның тәэсире турында сөйли алмыйбыз, без бу авыруның тәэсир итүе турында сөйли алабыз. Вакцинациянең ни дәрәҗәдә йогынты ясавы, минем уйлавымча, медицина тикшерүеннән соң билгеле булачак, - дип сөйләгән 93.RU басмасына вирус инфекцияләрен профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни мәгълүмат үзәге директоры Георгий Викулов, - Пациентны карап чыгудан тыш, термометрия дә тикшерелергә тиеш.

Вирусолог сүзләренчә, һәлак булучылар интеккән авырулар иммун системасына бик авыр йогынты ясый. Куркыныч төркеменә кергән кешеләргә, вакцинация алдыннан тулысынча тикшеренү үтәргә кирәк. Хәзер кешеләрнең үлеменә нәкъ менә нәрсә сәбәп булганлыгы һәм бу авыруның авыр үтүе турында нидер фаразларга иртәрәк. Моны тикшерү ачыклаячак.

93.RU порталы чыганагы мәгълүматлары буенча, кешеләр чыннан да вакцинация вакытында ковид йоктырырга мөмкин булганнар. Әмма алар ниндидер сәбәп аркасында табибка үзләрен начар хис итүләре турында хәбәр итмәгәннәр, чөнки тизрәк белешмә алырга һәм операциягә эләгергә ниятләгәннәр. Алга таба авырулары көчәйгән, һәм, гаилә табибларга мөрәҗәгать иткән вакытта, инде соң булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация алдыннан пациентлар прививка кадатуга ирекле рәвештә ризалык бирү турында берничә документ тутыралар. Аларда кеше 14 көн дәвамында кичергән барлык симптомнарны да күрсәтергә кирәк: температура күтәрелү, тамак авырту, ис тоймау, томау төшү, ютәл барлыкка килү һәм башкалар.
Ятим калган Аринаны хәзер туган апасы Елена тәрбияләчәк, аның күптән түгел ире вафат булган. Хатын-кыз бер үзе 11 һәм 13 яшьлек ике улын тәрбияли. Хәзер алар белән 12 яшьлек туганнан туган сеңлесе яшәячәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading