16+

Төркиядәге һәлакәт: «Без бишәү идек. Ирем үлде. Кече улым реанимациядә..."

Алена хәзер үзе дә хастаханәдә. Ул да имгәнгән. Ләкин балалары өчен күбрәк борчыла. 

Алена хәзер үзе дә хастаханәдә. Ул да имгәнгән. Ләкин балалары өчен күбрәк борчыла. 

2 августта Төркиядә автобус белән авария Самара өлкәсендә яшәүче берничә гаиләгә кайгы китерә. Автобус Россия туристлары Анталья аэропортына бара торган була. Өч кеше үлә, тугыз кеше имгәнә. Үлүчеләр арасында Тольяттида яшәүче 35 яшьлек Тарас Мельник та була. Шулай ук 71 яшьлек Надежда Тягущева һәм 15 яшьлек Алена М. (исеме үзгәртелә) үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмнәр барысы да якыннары белән ял итәргә килгән. «Без бишәү идек. Мин ирем һәм өч балам белән. Ирем үлде. Кече улыма 5 яшь, ул реанимациядә ята», — ди Тарасның хатыны Алена.

Алена хәзер үзе дә хастаханәдә. Ул да имгәнгән. Ләкин балалары өчен күбрәк борчыла.

«Без дүртәү хастаханәдә хәзер. 13 яшьлек олы улыма бәхет елмайган инде. Уртанчы кызымның кулы сынган, аңа операция ясадылар, ул аңында. Кече улым реанимациядә, минем кабыргаларым сынган», — ди Алена. Аларга консуллык та, иминият компаниясе дә ярдәм күрсәтә.

Танышлары Тарасны яхшы кеше булуын сөйли. «Ул барысына да үзе иреште. 10 ел элек Украинадан Тольяттига күченде, аның үз бизнесы - йөк ташый торган фирмасы бар. Балалар уенчыклары сатудан башлаган иде, бугай. Андый кешеләр сирәк була», — ди танышлары.

Хәзер табиблар имгәнгән кешеләрнең гомере өчен көрәшә. Өч кешегә операция ясаганнар. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, 10 кеше җиңелчә травма алган, аларны хастаханәдән чыгаралар. Самара өлкәсеннән килгән унлап кеше дәвалануын дәвам итә. Алар янына якын арада Россиядән туганнарын китерү мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Да, эти автобусы ездят очень быстро. Сами 3 дня назад приехали с Турции. Когда ехали в автобусе безперестанно молилась. Почему они позволяют себе этого? Разве водитель не понимает, что ответственен за десятки жизней. Туроператоры должны быть ответственнее и бдительнее. Виновные должны понести наказание.

    Мөһим

    loading