16+

1 октябрьдән кемнең хезмәт хаклары артачак?

Кайбер өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең акчалары индексацияләнә.

Кайбер өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең акчалары индексацияләнә.

1 октябрьдән алып кайбер бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. 

Үзгәрешләр МЧСның коткару үзәкләрендә эшләүчеләргә, социаль өлкәдә, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләрендә, гидрометеорология өлкәсендә, стандартлаштыру, метеорология һәм Росстандарт тәҗрибәләре үзәкләрендә,  инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүчеләргә кагыла. 

Индексация, якынча, 4 процент тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч, субъектларга һәм һөнәргә  бәйле рәвештә, үзгәрергә мөмкин. Чөнки өстәмә акча күләмен төбәкләр үзләре билгели. Әмма аның күләме федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нормадан ким булырга тиеш түгел, диелә хәбәрдә.

Индексация Владимир Путинның май указларында телгә алынган һөнәрләргә (медицина хезмәткәрләренә, педагогларга һ.б.) кагылмый. Чөнки аларның хезмәт хаклары 1 гыйнвардан арта. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading