Мәктәп яшендәге 18 миллион баланың ата-аналары бер тапкыр түләнә торган "мәктәп" түләүләрен алган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Без инде 18 млн балага акча күчердек", - дигән Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Андрей Кигим.
Ул ачыклык керткәнчә, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан әлеге максатларга 204 млрд сум бүлеп бирелгән һәм шуның 180 млрд сумы адресатларына җибәрелгән инде.
Гаризалар кабул итү тагын 3 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы указга кул куйган иде. Ул россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Комментарийлар