16+

2022 елда пенсияләр индексацияләнәчәк

2022 елда эшләмәүче пенсионерлар аена 18 521, 2023 елда — 19 477, 2024 елда — 20 469 сум пенсия алачак.

2022 елда эшләмәүче пенсионерлар аена 18 521, 2023 елда — 19 477, 2024 елда — 20 469 сум пенсия алачак.

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков 2022 елда иминият пенсияләрен индексацияләү турында сөйләде.

Министр әйтүенчә, закон буенча эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре еллык инфляциядән югарырак индексацияләнә. Россиянең икътисади үсеш министрлыгының яңа фаразларына караганда, киләсе елда инфляция 5,8 процент булачак, дип яза РИА Новости.

«Моны исәпкә алганда. 2022 елга планлаштырылган индексация өч еллык бюджет кысаларында — 5,9 процент дәрәҗәсендә кала», — диде министр.

Шулай итеп, 2022 елда эшләмәүче пенсионерлар аена 18 521, 2023 елда — 19 477, 2024 елда — 20 469 сум пенсия алачак.

Иминият пенсияләре һәр елның 1 гыйнварында индексацияләнә. Быел индексация 6,3 процентны тәшкил итте, пенсиянең уртача күләме — 16 789 сум.
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading