16+

Абау! Тәрбияче балаларга таяк белән кизәнгән!

Кичә социаль челтәрләрдә Яшел Үзәннең «Радуга» балалар бакчасында төшерелгән видео чыкты.

Кичә социаль челтәрләрдә Яшел Үзәннең «Радуга» балалар бакчасында төшерелгән видео чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, ишегалдында йөргәндә тәрбияче сабыйларга таяк белән кизәнә һәм аларны куркыта.

Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, әлеге видео чыкканнан соң тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, әлеге хезмәткәрне төп педагог ялда вакытта 15 июньдә ашыгыч килешү буенча эшкә алулары ачыкланган. 4 августта тәрбияче белән төзелгән килешүне өзгәннәр.

«Күзәтү ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклаячак һәм белем бирү оешмасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Моннан тыш, тәрбиячене үз теләге буенча эштән азат итүнең законлымы-түгелме икәнлеге тикшереләчәк», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading