16+

Артем Прокофьев: “Татарстанда тавыш бирү нәтиҗәләренең югары булуы сюрприз түгел”

Россия Федерациясе коммунистлар партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев быелгы сайлаулар өч көн дәвам итсә дә, барыбер дә сайлаучыларның күпчелеге сайлау участокларына ял көне – 19  сентябрьдә килер дип уйлый.

Чөнки бу элеккедән, аңыбызга кереп калган гадәт – сайлуга төп көндә килү. 

Сайлау кампаниясенең беренче көне нәтиҗәләреннән чыгып караганда, Татарстан быел 2016 елгы сайлаулар нәтиҗәсен – 80 %ны куып җитәр дигән өмет бар ди ул. "Бездә республика гадәттәгечә югары килү белән аерылып тора һәм, әлбәттә, минем өчен тавыш бирергә килүчеләрнең саны  югары булу сюрприз булмады", - дип өстәде ул.

"Безнең күзәтүчеләр җитди хокук бозуларны теркәмәде. Без бу мәгълүматны гомумиләштерәбез. Мин ышанам, 19 сентябрьдә һәм бүген барысы да җитди хокук бозуларсыз узачак ", - дип билгеләде Прокофьев.
Бу сайлауларда партиядән 3 мең күзәтүче эшли, соңгы тавыш бирү көненә Артем Прокофьев тавыш бирү барышын контрольдә тоту өчен 5 мең кеше җәлеп ителер дип өметләнә.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading