16+

Авдонина: «Сайлау участокларында иминлек чаралары күрелә»

Республикадагы сайлау участокларында татарстанлыларның иминлеген тәэмин итү буенча барлык шартлар да тудырылган. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина чыгыш ясады.

Республикадагы сайлау участокларында татарстанлыларның иминлеген тәэмин итү буенча барлык шартлар да тудырылган. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина чыгыш ясады.

"Безнең тарафтан сайлау участокларының тавыш бирүгә әзерлеген алдан тикшерү уздырылды. Участокларны карап чыктык. Әзерлек тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Үзем шәхсән бүген иртән тавыш бирдем", - диде санитар табиб Любовь Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, барлык сайлау пунктларында барлык кирәкле шартлар тудырылган. Сайлау комиссияләре әгъзалары битлек режимын үтиләр, битләрен каплагычлар кияләр, алар һәм сайлаучылар арасында экраннар урнаштырылган. Антисептиклар куелган, сайлаучылар өчен хәрәкәт итү схемасы ясалган, мәҗбүри термометрия үткәрелә. Сайлау комиссияләре әгъзаларының иммунизация дәрәҗәсе 61% тәшкил итә,- дип сөйләде Авдонина.

Моннан тыш, тавыш бирүнең өч көне дәвамында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре сайлау участокларын тикшереп торачаклар. "Иминлекне саклау һәм коронавируска каршы чараларны үтәүне контрольдә тоту үткәреләчәк", - дип ышандырды Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Татарстанда бүген иртәнге 8 дән алып барлык 2 810 сайлау участогы ачылды. Участок комиссияләре өч көн - 17, 18 һәм 19 сентябрьдә - 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading