16+

Балаларга коронавируска каршы прививка ясату мәҗбүри булмаячак?

Россиядә балалар өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелмәячәк.

Россиядә балалар өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелмәячәк.

Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Министр аңлатканча, ил буенча балалар арасында Covid-19 белән авыручылар санының артуы күзәтелми.

«Балалар арасында авыручылар саны югары дәрәҗәдә түгел. <…> Балаларны вакциналаштыру буенча бернинди мәҗбүри таләпләр планлаштырмыйбыз», — диде Мурашко турыдан-туры эфир барышында.

Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә прививка ясау кампаниясе дәвам итә, кайбер субъектларда кайбер категория затлар өчен мәҗбүри вакцинация кертелгән.

Хәзер илдә коронавирусны профилактикалау өчен өч ышанычлы вакцина бар: Гамалеи исемендәге НИЦЭМ тарафыннан эшләнгән «Спутник V», РФА Чумаков исемендәге үзәкнең «Ковивак», «Вектор» үзәгеннән «ЭпиВакКорона».

Май башында исәп буенча дүртенче «Спутник Лайт» дигән Россия вакцинасы теркәлде, ул гражданнарны ревакцинацияләгәндә актив кулланыла. 

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading