16+

Беренче тапкыр самолетка утырган. Фаҗигадә исән калган. Егете янына очкан...

12 сентябрьдә 23.15 сәгатьтә Иркутск өлкәсенең Казачинское аэропортыннан 4 км ераклыкта L-410 самолеты һәлакәткә очрый.

Беренче тапкыр самолетка утырган. Фаҗигадә исән калган. Егете янына очкан...

12 сентябрьдә 23.15 сәгатьтә Иркутск өлкәсенең Казачинское аэропортыннан 4 км ераклыкта L-410 самолеты һәлакәткә очрый.

Салонда 14 пассажир һәм ике экипаж әгъзасы була. Самолет урманга төшә. Биредә дүрт кеше үлә, аларның берсе — пилот. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗигадә исән калган 23 яшьлек кыз беренче тапкыр самолетка утырган. Ул кияве янына баруы булган. «Люда самолетта бер тапкыр да очканы юк иде. Бу — беренчесе, ләкин Люда тыныч иде», — дип сөйли Люданың әнисе.

Люда Иркутск шәһәреннән Казачинско-Ленскоега кияве янына бара. Егет 5 августта кызга тәкъдим ясаган, хәзер алар өйләнешергә җыена. «Алар минем абый белән берничә ел очраша инде. Люда Казачинскоега, авылга, абый янына күченеп яшәргә җыена», — дип сөйли Люданың 25 яшьлек егетенең сеңлесе.

Әнисе сүзләренчә, Люданың борынына зыян килгән. Кызы очып бара торган самолет һәлакәткә очравын әни кеше социаль челтәрләрдән белгән. Бик курыккан. Авариядән соң студент кыз әнисенә үзе шалтыраткан, бар да яхшы булуын әйткән. «Мин кызыма яза, шалтырата башладым. Мин шалтыратканда, аларны коткаручылар эвакуацияли иде. Аның сөйләшеп торырга вакыты булмады», — ди кызның анасы Надежда.

«СиЛА» авиакомпаниясе вәкиле сүзләренчә, L-410 самолет экипажы күз күремен югалткан. «Самолет икенче тапкыр әйләнергә киткәч, күз күремен югалтты, радарлардан югалды», — дигән ул.

Моңа кадәр Казачинское аэропорты җитәкчесе Борис Калинин әйткәнчә, фаҗига вакытында һава шартлары утыру өчен уңайлы була, җиңелчә томан вакытында күз күреме 4-6 км тәшкил итә. Ул командир исән калуын, комендантка «Бортта навигация системасы эшләми» дип әйтүен хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ каналы.

Чыганак: Интертат

Фото: https://sledcom.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading