16+

Блогер Рөстәм Нәбиев Һималай тауларын буйсындырырга әзерләнә

«Мөмкинлекләре чиксез булган кеше»-танылган блогер Рөстәм Нәбиев Һималайны буйсындырырга әзерләнә.

«Мөмкинлекләре чиксез булган кеше»-танылган блогер Рөстәм Нәбиев Һималайны буйсындырырга әзерләнә.

Танылган Уфа блогеры куллары ярдәмендә биеклеге буенча дөньяда сигезенче булган тауга менәргә ниятли. Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрендә казарма җимерелгәндә ике аяксыз калган элеккеге десантчы дөньяда беренче булып Эльбрусны яулап алган иде.
Биеклеккә менү өчен Рөстәм җитди әзерлек алган. 

Бу кешенең үз максатына зур кыенлык белән ирешә алуы турында бөтен ил белә. 2015 елның җәендә Омскидагы казарма җимерелгәндә солдат Рөстәм Нәбиев ике аягыннан да мәхрүм калды. Әмма фаҗигадән соң биш ел узгач, Эльбрусны яулаган беренче кеше булды ул.

Экспедициядән кайткач, Рөстәм Эверестка менү планнары белән уртаклашты. Әмма барлык куркыныч моментларны да үлчәп, бу идеядән баш тартырга булды.

—Чөнки анда аяксыз бик авыр булачак һәм мөгаен хәтта мөмкин дә булмаячак, җаваплы участоклар күп. Шуңа күрә Эвересттан без, әлбәттә, баш тарттык. Бу бик куркыныч,-диде Рөстәм.

Шулай да Һималай - дөньяның яуланмаган таулары. Рөстәм дөньяның иң биек җирен-Манаслу биеклеген яуларга ниятли. Бу диңгез өсте тигезлегеннән 8 156 метр.

Рөстәм Нәбиев әйтүенчә, ул чагыштырмача катлаулы булмаган тау дип санала.
—Эльбрус белән чагыштырсак - бу берьюлы өч Эльбрус,-дип сөйләде блогер
Беренче августта Рөстәм Нәбиев Эльбруска юнәләчәк. Инде яуланган тау хәзер тренировка һәм акклиматизация урыны гына булачак. Ә инде сентябрь башында параатлет Непалга юл тотачак. Аның өчен иң мөһиме- гаиләсенең аны хуплап торуы һәм ярдәме, ди Рөстәм.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading