16+

Чаллыда барлык массакүләм чаралар тыелды

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең катлаулануына бәйле рәвештә, барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгарды.

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең катлаулануына бәйле рәвештә, барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгарды.

27 сентябрь көнне Автошәһәрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив утырышы булды. Бу хакта Чаллының Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне хезмәт коллективларында гына үткәреләчәк.
Шулай ук шәһәр хакимияте вәкилләренә халык белән профилактик эш алып барырга кушылды.

Киңәшмә башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Роспотребнадзорның җирле бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Светлана Мулюкова, Рамил Хәлимов, идарә башлыклары катнашында узды.

Исегезгә төшерәбез,  Владимир Путин ковидка каршы вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading