16+

Данил Ибраһимов вафат

Аңа 71 яшь булган.

Аңа 71 яшь булган.

71 яшендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимов вафат булган. 
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 

Тумышы белән ул Арча районы Иске Кырлай авылыннан. Казан музыка училищесын һәм Казан Дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидаты. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Фидакарь хезмәте өчен" һәм "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" медаленә лаек булган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading