16+

Дәүләт бүлеп биргән 3 трлн кая киткән? Путин аңлатмасы

Узган ел Россия белән ШОС илләре арасында сәүдә күләме 6,4 процентка — 141,6 млрд сумга кадәр кимегән.

Узган ел Россия белән ШОС илләре арасында сәүдә күләме 6,4 процентка — 141,6 млрд сумга кадәр кимегән.

Пандемия вакытында гражданнарга ярдәм итәр өчен бюджеттан 3 трлн сум күләмендә акча бүленгән. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, эчке төбәк продуктының 4,5 процентын тәшкил иткән бу акчалар эш урыннарын һәм халыкның керемен саклау, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, инвестицияләр циклын эшләтеп җибәрү, төбәкләргә ярдәм күрсәтү һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тотылган. Бу хакта ил башлыгы Дүшәмбедә уза торган ШОС саммиты кысаларындагы чыгышы вакытына белдергән.

Владимир Путин коллегаларын икътисади партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм социаль өлкәдә элемтәләрне ныгытырга өндәгән.

“Коронавирус пандемиясе халыкара сәүдәне киметте, инвестицияләр агымын азайтты”, - дигән Путин.

Узган ел Россия белән ШОС илләре арасында сәүдә күләме 6,4 процентка — 141,6 млрд сумга кадәр кимегән. Әмма хәзер хәлләрне яхшы якка үзгәртергә барлык шартлар да бар, дип саный Владимир Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading