16+

Дәүләт Думасына сайлауларда күзәтүчеләрнең уртача яше билгеле булды

Алар хәзер активлашты, ди “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” оешмасы вәкиле.

Алар хәзер активлашты, ди “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” оешмасы вәкиле.

Районнар, җирлекләргә бәйле рәвештә, Дәүләт Думасына сайлауларда күзәтүчеләр төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре. Шул исәптән, юристлар да.

“За чистые выборы” күзәтүчеләр корпусы лекторы Тимур Какохо “Бердәм мәгълүмат үзәге”ндә узган матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.

Тимур әфәнде билгеләп үткәнчә, күзәтүчеләр гадәттә 35-40 яшьтәге гражданнар.

“Алар инде беренче ел гына күзәтүче булып эшләми. Алар объектив һәм инструкцияләрне, законнарны төгәл үти”, - диде Тимур Какохо.

Татарстанда “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” коммерцияле булмаган оешмалар ассоциациясенең төбәк координаторы Рафаэль Фәхретдинов сүзләренчә, хәзерге күзәтүчеләр пассивлыктан, активка күчә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading