16+

Эдуард Шәрәфиев: "Халык илебез тыныч булсын дип сайлауга килә"

Бүген сайлауның икенче көне дәвам итә.

Бүген сайлауның икенче көне дәвам итә.

Кичәге көннең нәтиҗәләре турында “ЛДПР” партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев сөйләде.

“Татарстан Республикасы буенча сайлауга килү күрсәткече 32 процентны тәшкил итә. Гадәттә, Татарстан күрсәткечләре һәрвакыт шундый югары була. Кичә – атнаның соңгы эш көнендә күпләр авылга киткәнче дип сайлауга барды. Иртәгә дә сайлауга килүчеләр саны күп булыр дип көтәбез. Бу халыкның сайлауларга һәм хөкүмәткә ышанычы турында сөйли. Алар республикабыз чәчәк атсын, илебез тыныч булсын дип сайлауга бара”, - диде Эдуард Шәрәфиев.

Аның сөйләвенчә, сайлаулар тыныч уза. “Хокук бозу очраклары, зарланып мөрәҗәгать итүчеләр юк. Сайлау кампаниясендә катнашучыларының хокуклары һәм мөмкинлекләре бертигез иде. Барысы да халыкка үз позициясен җиткерә алды дип уйлыйм”, - ди Э.Шәрәфиев.

Сайлауларда иң мөһиме – сайлау кампаниясе әгъзаларының һәм килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү. “Барлык саклану чаралары да күрелә. Бер участокта миңа да катнашырга, саклану киемнәрен кияргә туры килде. Бер сәгать тирәсе шулай утырдым. Бу бер дә җиңел түгел. Ә сайлау кампаниясе әгъзаларына өч көн дәвамында шулай эшләргә кирәк”, - ди депутат.

Шуны да әйтергә кирәк, сайлау участокларының 98 проценты күзәтү камералары белән тәэмин ителгән. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading