16+

Котлыйбыз! Элвин Грей туй итә!

Элвин Грей сөйгәне Инзилә белән никахларын рәсмиләштергән.

Элвин Грей сөйгәне Инзилә белән никахларын рәсмиләштергән.

Элвин Грей (Радик Юльякшин) сөйгәне Инзилә белән бүген никахларын рәсмиләштергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.

Туй, алдан ук хәбәр ителгәнчә, Уфада, “Торатау” банкетлар залында үткәрелә. Танылган җырчының никахы Казанда узган иде. Туйны апрель аенда булачак, дисәләр дә, яшьләр көзгә калдырган булып чыкты.

Туй мәҗлесенә бик күп артистлар чакырулы, дип хәбәр итте “Шәһри Казан”га хәбәрчебез. Алар арасында Айдар Галимов, Данир Сабиров, Иркә, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев булачак. Ришат Төхвәтуллинның да килүе көтелә. Хәтта Салават та булырга мөмкин әле.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading