16+

Карабодайга бәя тагын арта. Ни булган?

Соңгы тапкыр бер кг карабодайга бәясе 2011 елда (алдагы елда аномаль эссе булганан соң) 100 сумнан арткан иде.

Соңгы тапкыр бер кг карабодайга бәясе 2011 елда (алдагы елда аномаль эссе булганан соң) 100 сумнан арткан иде.

Россиядә карабодай запаслары җитәрлек, аңа кытлык юк, ә карабодай җитештерү күләмен эшкәртү предприятиеләренең ихтыяҗын каплый. Бу турыда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә августта бер килограмм карабодай ярмасының уртача бәясе 102,51 сум тәшкил иткән, алдагы ай белән чагыштырганда 0,3 процентка һәм узган елның август ае белән чагыштырганда 17,8 процентка арткан.

Соңгы тапкыр бер кг карабодайга бәясе 2011 елда (алдагы елда аномаль эссе булганан соң) 100 сумнан арткан иде. Мисал өчен, 2011 елның май аенда бер кг ярманың бәясе 162,02 сум, ә августта 103,41 сум булган. Әмма көз базарга яңа уңыш чыккач, карабодай бәясе төшә башлады, диелә хәбәрдә.

Кызык, бу турыда Россия президенты Владимир Путин ни уйлый икән?

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading