16+

Казанда Finikoга нигез салучы Кирилл Доронин кулга алынган

Казанда Finiko нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин тоткарланган.

Казанда Finiko нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин тоткарланган.

Билгеле булганча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оперативниклары аны тоткарлаганнар.
Кирилл Доронинны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Баш тикшерү идарәсе бинасына сорау алуга чакыртканнар, шул вакытта тоткарлаганнар да. Узган елның декабрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсендә "Финанс пирамидасы оештыру" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Компания офисларында тентүләр узды. Июль уртасында Finiko кертемчеләре үз акчаларын шәхси кабинеттан чыгара алмыйлар дигән мәгълүмат барлыкка килде. Бер атнадан хокук саклау органнарына кертемчеләрдән беренче шикаятьләр килә башлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading