16+

Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды.

Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр – аларга, Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга, – милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды.

2021 елда республикабызда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре карамагында корбан чалу гамәлен башкару өчен 51 мәйданчык, шул исәптән Казанда 16 мәйданчык оештырылды. Нәзарәтнең корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Корбан көннәрендә калдыкларны үтилләштерү тәэмин ителде. Корбан гаете уңаеннан барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри итеп куелды.

Татарстан Республикасында махсус оештырылган 51 урында Казанны да кертеп барлыгы 13 417 мал чалынды, аларның 44 - мөгезле эре терлек. Казанның үзендә 16 корбан чалу урынында 5883 баш хайван корбанга чалына.

Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында лидер булып һәрвакыттагыча Әлмәт мөхтәсибәте тора: биредә 1550 сарыкны корбанга чалдылар. Аннан соң Чаллы (1520 баш), Питрәч (750 баш), шулай ук Яшел үзән (550 баш) мөхтәсибәтләре килә. Казанда иң күп мал чалган урыннар булып “Казан нуры” (2000 сарык), “Мәрҗани” (600 сарык) һәм “Сөләйман” (550 сарык) мәчетләре тора.

Болардан тыш, Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды махсус “Мохтаҗларны ашат” акциясе кысаларында иганәчеләр ярдәмендә халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен өстәп тагын 1826 сарык чала. Шул рәвешле, Казанның 2542 азкеремле гаиләсе һәм социаль хезмәтләр күрсәтүче 13 оешмасы 27,4 тонна корбан ите белән тәэмин ителде. Гает күчтәнәчен “ЦРА”, «Забота» инвалид балаларның ата-аналары җәмгыяте, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, Яшел Үзәннең психоневрологик диспансеры, акыл үсешендә тайпылышлары булган балалар өчен №1 мәктәп-интернат, «Жизнь без диабета» профилактика үзәге, «Ярдәм» мәчете, нәзарәтнең «Хәят» үзәге, Даун синдромы белән авыручы балаларның ата-аналары җәмгыяте, 33 хәрби шәһәрчекнең инвалидлар йорты, «Мамы Казани» хәйрия фонды, “Восхождение” тернәкләндерү үзәге, сәяси репрессияләр корбаннары оешмасы, шулай ук 10 уку йорты, төзәтү колонияләре һәм СИЗОлар алды.

Барлыгы 2021 елда Татарстанда, мөхтәсибәтләрдә һәм Казанда оештырылган корбан чалу урыннарында һәм нәзарәтнең “Зәкәт” хәйрия фонды тарафыннан чалынган корбаннарын исәпкә алып, 15 243 баш мал корбан китерелде.

Татарстан буенча махсус урыннарда 2020 елда - 7827, 2019 елда - 11 560, 2018 елда - 10 950 мал чалынды. Шул исәптә Казан буенча махсус урыннарда 2020 елда – 5367, 2019 елда – 6444, 2018 елда - 6 320 мал чалынды.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Чыганак: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading