16+

Коронавирус йоктыручылар арта бара (яңа статистика)

Барлыгы 21 165 кеше сәламәтләнде, шуларның 49 ы узган тәүлектә.

Барлыгы 21 165 кеше сәламәтләнде, шуларның 49 ы узган тәүлектә.

Татарстанда 29 июльгә булган мәгьлүматларга караганда, пандемия башыннан бирле COVID-19ның 23 823 очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Соңгы тәүлектә 52 яңа очрак ачыкланган.

Казан - 20

2. Яр Чаллы - 18

3. Арча - 2

4. Әтнә - 1

5. Яшел Үзән - 1

6. Лаеш - 1

7. Лениногорск - 1

8. Мөслим - 1

9. Түбән Кама - 3

10. Тукай - 2

11. Чирмешән - 1

12. Чистай - 1

Бер тәүлек эчендә 49 татарстанлы бу чирдән дәваланган. 801 857 кеше вакцинация ясаткан, шуларның икенче дозасын 578 905 алды. Исегезгә төшерәбез, казанлылар коронавируска каршы прививканы хәзер банкта да ясата алалар. "Татарстан" кунакханәсе бинасында тагын бер вакцинация пункты ачылган. Шулай ук вакцина кадатыр өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм һәм муниципаль порталларында, МФЦга мөрәҗәгать итеп яисә поликлиникага шалтыратып, шулай ук 122 нче бердәм номеры ярдәмендә язылып була.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кукмарада шул ук хэл улучелэр арта проста эйтмилэр генэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кукмарадада бар диеп эйтергэ куркалармы бу авыруны,,бар улучелэр саныда арта

      Мөһим

      loading