16+

Кредит бирүне туктаталар?

Россиядә кредит бирүне чикләү турындагы закон проектын быел көз кабул итәргә мөмкиннәр.

Россиядә кредит бирүне чикләү турындагы закон проектын быел көз кабул итәргә мөмкиннәр.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Закон проекты беренче укылышта кабул ителде, көзен аны икенче һәм өченче укылышта да кабул итәрләр дип уйлыйм. Ул күзәтчелек итү, шулай ук «җинаятьчеләр финанс мохитендә» (мин шул исәптән банкирларны да күздә тотам) җаваплы эш итсеннәр өчен Россия Банкы кабул итәчәк чаралар рәтендә карала», - диде ул «Россия банклары - XXI гасыр» халыкара банк форумы кысаларында.

Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Россия Банкы, социаль һәм финанс тотрыклылыгы ягыннан караганда, куллану кредитларының бик тиз артуына борчыла дип белдергән иде. Ул билгеләп үткәнчә, регулятор макропруденциаль өстәмәләрне арттырган һәм аларны алга таба да катгыйландырырга әзер.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading