16+

Күрше республикада "ашыгыч ярдәм" машинасы "КАМАЗ" белән бәрелешкән. Тугыз кеше зыян күргән

Башкорстанда "ашыгыч ярдәм" машинасы "КАМАЗ" белән бәрелешкән.

Башкорстанда "ашыгыч ярдәм" машинасы "КАМАЗ" белән бәрелешкән.

Тугыз кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РИА "Новости". Һәлакәт Чишмә районында җирле вакыт буенча 8:30да (Мәскәү вакыты белән 6:30) Чишмә районында Чишмә-Аксеново-Кыргызстан-Мияки автомобиль юлының 12 нче километрында килеп чыга. "КАМАЗ" руле артында 59 яшьлек җирле кеше булган, "ашыгыч ярдәм" машинасы белән 50 яшьлек ир-ат идарә иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр һәм медиклар автомобилендә утырып баручы сигез пассажир зыян күргән. Барысын да хастаханәгә озатканнар. Медицина хезмәткәрләре Чишмәдән Шингак-Күл хастаханәсенә юл тотканнар, дип билгеләп үтелә. Тикшерү башланган.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading