16+

Әлмира Әдиятуллина вафат

Хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.

Хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.

Бүген 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмира Әдиятуллина вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фондының матбугат хезмәткәре хәбәр итте.

«Әлмирә Әдиатуллина бүген Казанда вафат булды. Татарстан журналистикасы легендасы иде. Ул тормышын дистәләгән еллар татар журналистикасына багышлады, Татарстанның һәм Россиянең мөселман өммәтенә үзгәреш кертте. Ул чын мәгънәсендә татар халкының горурлыгы иде. Соңгы ике елда Әлмира апа урын өстендә иде», — диелде хәбәрдә.

«Ярдәм» фонды һәм мәчет җитәкчелеге Әлмира Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак.

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмира Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр туфрагы жинел, карангы гуре якты булсын..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны җәннәттә булсын Әлмира апаның? Батыр йөрәкле, эчкерсез, Аллаһеың кушканнарын утәп яшәуче булды,намаз торгызучы булды, иншәАлла урыны югары җәннәтләрдә булыр ? Авыр туфрагы жиңел булсын!

      Мөһим

      loading