16+

М-7 трассасында фаҗига: ана кеше шунда ук җан биргән, баласы хастаханәдә

“Geely” машинасы җәяүлеләр юлында ике кешене бәрдергән.

М-7 трассасында фаҗига: ана кеше шунда ук җан биргән, баласы хастаханәдә

“Geely” машинасы җәяүлеләр юлында ике кешене бәрдергән.

М-7 трассасында “Geely” магшинасы ике кешене бәрдергән. Алар җәяүлеләр юлыннан чыга торган булган. Нәтиҗәдә, 49 яшьлек хатын-кыз шунда ук җан биргән. Аның 8 яшьлек кызы исә Балалар Республика клиник хастаханәсенә озатылган. Әлегә баланың хәле турында төгәл мәгълүмат юк.

Һәлакәт урынына Питрәч районы прокуроры вазыйфасын башкаручы Петр Глухов булган. ЮХИДИ бу очракның нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading