16+

Малькевич: "Сайлаулар буенча элек төшерелгән "фейк" видеолар тарала"

Ике көн эчендә Россия буенча сайлаулар турында 10 мең фейк, ягъни ялган мәгълүмат таралган.

Ике көн эчендә Россия буенча сайлаулар турында 10 мең фейк, ягъни ялган мәгълүмат таралган.

Алар арасында Татарстан чыганаклары бик аз. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының тавыш бирүнең җәмәгать контроле буенча координация советы рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич хәбәр итте.

“Татарстанда сайлауларда эшләүче күзәтүчеләрнең, ә алар 16 меңләп кеше, үз эшен оста белеп башкаруы, участокларда күзәтү камераларының булуы фейк мәгълүматларның таралуына юл куймаска ярдәм итә”, - ди Александр Малькевич.

Аның сүзләренчә, фейк мәгълүмат тарату чыганакларының икесе - “Голос” хәрәкәте һәм “КПРФ” партиясе. Аларның вәкилләре расланмаган, дәлилләнмәгән хокук бозу очраклары турында җиткерде. Моннан тыш, Мәскәүгә каршы булган кайбер чит ил һәм Украина оешмалары да шактый көч куя. Шуңа күрә татарстанлыларга да игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Фейк видеолар арасында элек төшерелгән, хәтта 2013 елгы видеолар да бар. Соңгысы Иркуст шәһәрендә таралды”, - диде спикер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading