16+

Метро станцияләре янында вакцина ясау пунктлары башка эшләмәячәк

Сәүдә үзәкләрендәге вакцина ясау пунктлары гамәлдә кала.

Сәүдә үзәкләрендәге вакцина ясау пунктлары гамәлдә кала.

Метро станцияләре тирәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясый торган пунктлар башка эшләмәячәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

Бу һава шартлары үзгәрү белән бәйле.

“Инде шактый суытты. Вакцинация уздыру өчен шартлар туры килми”, - дип белдерде Марина Патяшина.

Сәүдә Үзәкләрендәге вакцинация пунктлары гамәлдә калачак. Анда гражданнар өчен уңай шартлар тудырылган.

Сүз уңаеннан, бүген, 19 сентябрь көнне республикада 700 дән артык сайлау участогында коронавирустан һәм грипптан вакцина ясау мөмкинлеге тудырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading