16+

Мисыр курортларына августтан самолетлар оча башлый

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб шундый карар кабул иткән.

Мисыр курортларына августтан самолетлар оча башлый

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб шундый карар кабул иткән.

9 августтан Мисырга Мәскәү-Хургада һәм Мәскәү-Шарм-эль-Шейх маршрутлары буенча рейслар саны артачак. 

Әлеге маршрутлар буенча рейслар саны арту, бу илдә коронавирус буенча вазгыятьне бәяләү өчен, Россия делегациясенең Мисырга баруы нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

Моннан тыш, Россия 9 августтан Бәһрәйн, Доминикана республикасы һәм Молдова белән авиаэлемтәне яңадан башлаячак.

РФ Президенты Владимир Путин 8 июльдә, теракт нәтиҗәсендә Синай ярымутравында Россия авиалайнеры һәлакәткә очраганнан соң кабул ителгән указны гамәлдән чыгарды. 2015 елгы указ Мисыр курортлары белән чартерлы авиаэлемтәне тыя иде. Ул вакытта Росавиация Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка очарга рөхсәт бирмәде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading