16+

Мәктәпкә рюкзак сатып алдыгызмы әле?

Рюкзак барлык дәреслекләр белән бергә баланың авырлыгыннан 10% тан күбрәк булырга тиеш түгел.

Рюкзак барлык дәреслекләр белән бергә баланың авырлыгыннан 10% тан күбрәк булырга тиеш түгел.

Мәктәп букчасын сайларга өлгермәгән ата-аналар өчен Россия кулланучылар күзәтчелеге үзенең киңәшләрен бирә.

Беренчедән, рюкзакның размеры һәм авырлыгына игътибар итәргә кирәк — бу баланың гәүдәсе-сыны төз булу өчен мөһим. Башлангыч мәктәптә буш букча 700 граммнан, ә өлкән сыйныфларда 1 килограммнан да артмаска тиеш. Рюкзакның алгы өлешендә яктылыкны чагылдыручы элементлардан тыш, тыгыз формасаклагыч арка булырга тиеш.

Кулланучылар күзәтчелеге хезмәте белгечләре алдан ук берничә елга яраклы букча сатып алырга киңәш итми — мондый рюкзак сынның зифалылыгы өчен зыянлы булырга мөмкин. Башлангыч мәктәптә укучылар өчен букчаның биеклеге 300-360 мм, киңлеге 60-100 мм, озынлыгы 600-700 мм, киңлеге 35-40 мм ким булмаска тиеш. Балаларга хәзер дәфтәр һәм дәреслекләрне генә түгел, ә мәктәп формасын, рәсем ясау өчен материаллар, хәтта аш-су белән ланч-боксларны да күтәреп йөрергә туры килә. Бу гәүдә өчен нык зыянлы. Шуңа күрә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте экспертлары баланың авырлыгына ныклы игьтибар итәргә киңәш итә — тулы букчаның авырлыгы баланың 10% тан артмаска тиеш.

Дәреслекләр һәм дәфтәрләр авырлыгының көнлек тупланмасы буенча үз нормативлары бар:

1-2 сыйныф укучылары өчен-1,5 килограммнан артык түгел;

3-4 сыйныфлар-2 килограммнан артык түгел;

5-6 сыйныфлар-2,5 килограммнан артык түгел;

7-8 сыйныфлар-3,5 килограммнан артык түгел;

9-11 сыйныфлар-4 кг.нан артык түгел.

Хәер, дәреслекләрнең авырлыгы мөһим түгел, дип искә төшерә Роспотребнадзор белгечләре.

- Мәктәп дәреслекләренә карата таләпләр китаплар бизәлешенә, төзелешенә дә кагыла - бу кәгазь һәм полиграфия материалларының, басылыш, җыелуның, форматның, нинди шрифтлар куллануның сыйфаты, - дип билгеләп үтәләр ведомствода, - Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен уку басмасының сыйфатына аерым игътибар бирергә кирәк. Бу бигрәк тә, кулланмалар балалар организмы мөмкинлекләренә туры килсен һәм уку процессында күзләр армас өчен мөһим.
Фото: http://mendeleevskyi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading