16+

Мәктәпләрдә контроль эшләр санын киметәчәкләр

Рособрнадзор, Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тикшерәчәк.

Рособрнадзор, Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тикшерәчәк.

Ведомствога әлеге йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин кушты.

«Мәсьәләне эшләп бетерергә һәм гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тәэмин итәргә», — дип билгеләп үтелә Кремль матбугат хезмәте бастырган указ текстында.

Дәүләт башлыгы мәгариф учреждениеләрендә белемнәрне тикшереп тору методик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип ассызыклады.

Указны үтәү өчен җаваплы итеп Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading