16+

Пермь университетында атыш оештырган егет һәлак булган

Атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, барлыгы 28 кешегә медицина ярдәменең кирәге чыккан.

Атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, барлыгы 28 кешегә медицина ярдәменең кирәге чыккан.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Пермь Дәүләт илкүләм тикшеренү университетында атыш оештырган 18 яшьлек егет, алган җәрәхәтләрдән соң һәлак булган. Тимур Бекмансуров кулга алган вакытта хокук саклау органнарына каршылык күрсәткән һәм яраланган.

Егет үзе дә бу уку йорты студенты саналган һәм җинаять кылуга алдан ук әзерләнгән.

Билгеле булганча, коралны ул законлы рәвештә йөрткән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading