16+

Пермь югары уку йортындагы атышта зыян күргән җиде кешене Мәскәүгә дәваланырга җибәрәчәкләр

20 сентябрьдә Пермь дәүләт милли тикшеренү университетындагы (ПГНИУ) атышта зыян күргән җиде кешене алга таба дәвалау өчен Мәскәүгә күчерәчәкләр.

20 сентябрьдә Пермь дәүләт милли тикшеренү университетындагы (ПГНИУ) атышта зыян күргән җиде кешене алга таба дәвалау өчен Мәскәүгә күчерәчәкләр.

Бу хакта сишәмбе, 21 сентябрьдә һәлак булганнарны искә алу тантанасында Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.
"Иң авыр фаҗига. Һәлак булганнарның гаиләләренә, туганнарына һәм дусларына ныклык һәм сабырлык телим һәм аларның тирән кайгыларын уртаклашам. Исән калучылар тизрәк савыксын иде. Бүген җиде бала Мәскәүгә күчереләчәк», - диде министр.

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, 24 зыян күрүченең тугызысы авыр хәлдә һәм аларны каядыр күчерү турындагы карар хәлләре тотрыкланганнан соң кабул ителәчәк.

20 сентябрь иртәсендә юридик факультет студенты Пермь югары уку йорты бинасында утыл коралдан ут ачты. Алты кеше һәлак булган. Әлеге коточкыч җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган вакытта авыр яраланган. Хәзерге вакытта ул реанимациядә, хәле авыр, әмма тотрыклы, ди табиблар.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомствоның үзәк аппаратына әлеге фаҗигане тикшерүне йөкләде. РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше буенча ("Үтерү") җинаять эше кузгатылган.

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Ул ПГНИУ бинасында килеп чыккан атышны бөтен ил өчен зур бәла дип атады.
Югары уку йортында барлык дәресләр 27 сентябрьгә кадәр туктатылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading