16+

Пермьдә атыш оештырган студент аңына килгән

Хастаханәгә 47 кеше мөрәҗәгать иткән.

Хастаханәгә 47 кеше мөрәҗәгать иткән.

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш оештырган 18 яшьлек студент аңына килгән.

Пермь крае сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Анастасия Крутень хәбәр иткәнчә, аның хәле яхшырган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Фаҗига 20 сентябрьдә иртән була. Ул вакытта юридик факультет студенты Тимур Бекмансуров үз университетына килгән, берничә кешене үтергән һәм яралаган. Бүгенге көндә 47 зыян күрүче турында билгеле. Ул көнне 6 кеше һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез, шикләнелүче тоткарлау вакытында каршылык күрсәткән һәм яраланган. Аны бик авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Хастаханәдә аның сул аягын кисеп алганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading