16+

Президент Россия олимпиячеләре чыгышына бәя бирде

Гомумән алганда, Россия җыелмасының Токио Олимпиадасындагы нәтиҗәсе канәгатьләнерлек, ләкин игътибарны сорый торган мәсьәләләр дә бар, дип белдерде Путин.

Гомумән алганда, Россия җыелмасының Токио Олимпиадасындагы нәтиҗәсе канәгатьләнерлек, ләкин игътибарны сорый торган мәсьәләләр дә бар, дип белдерде Путин.

Физик культура һәм спорт үстерү буенча совет утырышында чыгыш ясап, Россия президенты Владимир Путин безнең ил спортчыларының Токио Олимпиадасында чыгыш ясавына бәясен бирде.

Рио белән чагыштырганда, Токиодан безнекеләр 15 медальгә күбрәк медаль алып кайтты. Шулай да аеруча игътибарны, игътибарлы тикшерүне таләп итә торган сораулар да бар, диде президент. Безнең спортчылар мделаь яулый алмаган спорт төрләре бар, икенче тапкыр рәттән медаль яуланмаган төрләр дә бар. шул ук вакытта җиде спорт төреннән Олимпия уеннарына спортчылар эләгә алмаган төрләр дә бар, дип искәртте президент. Аныңча, безнең ил өчен экзотик саналган бейсбол, гольф кебек төрләргә әллә ни өметләнеп булмаса да, ир-атларыбызның һәм хатын-кызларыбызның баскетбол буенча Олимпия уеннарына эләкмәве уйланырга мәҗбүр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading