16+

Путин коронавирус аркасында үзизоляциягә китте

Россия Президенты Владимир Путин әйләнә-тирәсендәге кешеләрдә СОVID-19 авыруының ачыклануы аркасында үзизоляцияләү режимын үтәргә тиеш, дип белдерде Кремль матбугат хезмәте.

Россия Президенты Владимир Путин әйләнә-тирәсендәге кешеләрдә СОVID-19 авыруының ачыклануы аркасында үзизоляцияләү режимын үтәргә тиеш, дип белдерде Кремль матбугат хезмәте.

Анда билгеләп үтүләренчә, бу хакта ул Таҗикстан лидеры Эмомали Рахмон белән телефон аша сөйләшкән вакытта хәбәр иткән.
Карантин сроклары турында мәгълүмат юк.
Кичә Россия башлыгы паралимпиячеләр белән аралашу вакытында аның даирәсендәге күп кешенең коронавирус белән авыруы турында сөйләгән. Путин ассызыклаганча, чынлыкта ниләр булганын ачыкларга кирәк, үзенә дә тиздән карантинга китәргә туры киләчәк дип өстәде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading