16+

Путин ялын ничек үткәргән?

Кыргый табигать, кеше күзеннән еракта. Кремль матбугат хезмәте сентябрьдә Владимир Путинның Себердә ял итү вакытында төшерелгән кадрларны бастырды.

Кыргый табигать, кеше күзеннән еракта. Кремль матбугат хезмәте сентябрьдә Владимир Путинның Себердә ял итү вакытында төшерелгән кадрларны бастырды.

Приморьега һәм Амур өлкәсенә эш сәфәреннән соң Россия президенты кыска ял өчен берничә көн алган. Ул Саян-Шушенск тыюлыгы янындагы территориядә ял иткән. Төгәл кайсы районда икәнлеге аныкланмый.

Оборона министры Сергей Шойгу белән бергә Путин тайгада җәяүли йөргән. Аларның берсендә ял итүчеләргә мараллар көтүе очраган.
Россия лидеры катерда һәм вездеходта йөргән, балык тотарга өлгергән.

Сентябрь уртасында Путин, Кремльдә аңлатуларынча, үзизоляциягә китте, аның әйләнәсендә дистәләгән кеше коронавирус белән авырый. Карантин күпме дәвам итәр - билгесез.

Исегезгә төшерәбез,  Владимир Путин ковидка каршы вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading