16+

Сакланыгыз, җәмәгатъ! Татарстанда салкын тидереп авыручылар арта

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерүенчә, салкын, яңгырлы һава торышы тору сәбәпле, авыручылар саны арта бара.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерүенчә, салкын, яңгырлы һава торышы тору сәбәпле, авыручылар саны арта бара.

Әйтик, бер атна элек вируслы авыруларның ике очрагы ачыкланган булса, хәзер бу сан күпкә арткан. Узган атнада 160 кеше тикшерелгән, аларның 6 сына уңай  диагноз куелган. Алар арасында дүрт РС-вирус (респиратор-синцитиаль инфекция) һәм ике риновирус белән авырып китү очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте спикер.

Бердәм тавыш бирү көнендә - 19 сентябрьдә Казанның 189 сайлау участогында грипптан прививка ясатырга була, дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Табиблар 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, теләүчеләргә "Ультрикс Квадри" вакцинасын кадаячаклар.

Авиатөзелеш районында-22, Яңа Савин районында - 27 пункт эшләячәк. Киров һәм Мәскәү районнарында гриппка каршы 36 вакцинация урыны ачылачак. Казанның Совет районында 40 пункт эшли, Вахитов районында - 26. Идел буе районының 38 сайлау участогында гриппка каршы вакцина кадатып булачак.
Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, вакцинация пунктларының төгәл адреслары белән республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында танышырга була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading