16+

Сайлау көннәрендә җәмәгать транспорты ничек эшләячәк?

Бердәм тавыш бирү көнендә Казанның җир өсте җәмәгать транспортының эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак.

Бердәм тавыш бирү көнендә Казанның җир өсте җәмәгать транспортының эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак.

Бу хакта Казан мэриясе Транспорт комитетына сылтама белән хәбәр итә.

13:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тәмамланганчы №10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60 номерлы автобус маршрутлары, 5, 5а, 6 номерлы трамвай маршрутлары һәм Х.Ямашев проспекты буенча 2, 13 номерлы троллейбус маршрутлары эше озайтылачак. Шулай ук 62, 74, 75 номерлы автобус маршрутлары һәм 1 номерлы троллейбус маршруты, Чистай урамы буенча йөрүче 28, 28а, 43, 54 номерлы автобус маршрутлары, Ф.Әмирхан урамындагы маршрут эше дә көчәйтеләчәк.

17-19 сентябрьдә «Мин тавыш бирдем!» беләзеге буенча җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading