16+

Сайлаучыларга "Исәнмесез?" фильмы бушлай күрсәтелә

Сайлаулар уңаеннан, “Мир” кинотеатры бушлай фильмнар тәкъдим итә.

Сайлаулар уңаеннан, “Мир” кинотеатры бушлай фильмнар тәкъдим итә.

Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучыларга участокларда “Мин тавыш бирдем!” беләзекләре бирелә. Аның белән өч көн дәвамында җәмәгать транспортларында бушлай йөрү каралган. Шулай ук Татарстан музейларына, төрле мәдәни чараларга бушлай керергә мөмкин.

“Мин үзем сайлауларның беренче көнендә Сынлы сәнгать музеенда булдым. Мин барган вакытта гына да 7 кеше шундый беләзек белән музейга килгән иде. Алар рәхәтләнеп музейда экскурсия узды”, - диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында.

Республиканың башка музейлары да халыкта зур кызыксыну уяткан.

Бүген “Мир” кинотеатрында “Байкальские каникулы-2” һәм “Исәнмесез?” кинотасмаларын “Мин тавыш бирдем” беләзекләре белән, бушлай карарга була. Сүз уңаеннан, “Исәнмесез?” фильмы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, аншлаг җыйды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading