16+

«Сентябрьдә кыш» - Башкортстанда юлларны кар баскан, машиналар трассада туктап калган

Җәйге резина куелган машиналар трасса буйлап шуып бара.

Җәйге резина куелган машиналар трасса буйлап шуып бара.

27 сентябрь кичендә Башкортстанның Белорет районында кар яуган. Тирлән-Белорет юлын кар баскан. Кар Абзакта да күп яуган. «Башинформ» агентлыгы шул хакта яза.

Сентябрьдә карлы һава торышы фотолары социаль челтәрләрдә таралды.

Шаһитлар сүзләренчә, автомобильчеләр һава торышы шулай кисәк үзгәрер дип уйламаган, җәйге резина куелган машиналар трасса буйлап шуып бара, башкалары батып кала. Кайсыберләре юл кырыена туктала.  
Алдагы өч көндә Белоретта аязучан болытлы һава торышы, кар һәм яңгыр яву көтелә. Төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк, көндез 4 градус булачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading