16+

Машина йөртүчеләрнең авырулары турында автомат рәвештә полициягә хәбәр итәләчәк

Җитди авырулары булган машина йөртүчеләр автомат рәвештә хокукларыннан мәхрүм ителә.

Җитди авырулары булган машина йөртүчеләр автомат рәвештә хокукларыннан мәхрүм ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә законнарга төзәтмәләр проекты эшләде, аның нигезендә машина йөртүчеләр өчен медицина белешмәләре автомат рәвештә ЮХИДИгә тапшырылачак. Бу хакта "Коммерсант" газетасы "Юл хәрәкәте иминлеге турында" гы законга төзәтмәләр проектына сылтама белән хәбәр итә.
Басма язганча, төзәтмәләр яңа федераль мәгълүмат системасын булдыруны күздә тота, анда машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм алу өчен кирәкле электрон медицина белешмәләре сакланачак.

Закон проектына аңлатма язуында машина йөртүчеләрнең хокуклары гамәлдә булу вакыты эчендә транспорт чаралары белән идарә итү өчен каршылык булып торган авыру ачыкланырга мөмкин диелә, бу, үз чиратында, хәрәкәт куркынычсызлыгына куркыныч тудыра.

Яңа кагыйдәләр буенча медицина тикшерүе вакытында яки медицина ярдәме күрсәтү вакытында машина йөртүчедә табиб җитди авыру тапкач, аны табиб-белгечкә "чираттан тыш медицина тикшерүенә" җибәрә.

Медицина оешмасы ЮХИДИгә тиешле хәбәрне тапшыра, шуннан соң машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы автомат рәвештә туктатыла, автомобиль белән идарә итүче бу очракта администатив җаваплылык турындагы кодексның 12.7 маддәсе буенча җәза алачак. Әгәр дә авыру расланмый икән, ЮХИДИ тиешле электрон бәяләмә алып, таныклык гамәлен торгызачак.
Шул ук вакытта транспорт чарасы белән идарә итүгә чикләүләр ачыкланган очракта, машинаны йөртү тыелган очракта, машина йөртүчегә тиешле билге белән яңа хокуклар алырга тәкъдим итәчәкләр, таныклык тулысынча юкка чыгарыла.
Яңа закон проектында кагыйдәләрнең үз көченә керү вакыты 2022 елның 1 мартына күчерелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading